Имамнар җыелышы

Иске Карамалы авылы мәчетендә Мөслим районы имамнары җыелышы булып узды. Җыелыш Коръән уку белән башланып китте, җирлек башлыгы Кәримов Илнур Нәгыйм улы авыл белән таныштырды. Шулай ук, Иске Карамалы имамы, Сөләйман хәзрәт мәчет эшчәнлеге турында сөйләде, Фәрид хәзрәт "Дәгъвәт нәрсә ул" дигән темага чыгыш ясады. Җыелышның иң төп мәсьәләсе- мөхтәсибәт исеменнән мөфтилеккә кандидат итеп Камил хәзрәт Самигуллинны, баш казыйга кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәгъдим итү булды.