Итоговое собрание имамов

30 декабрь көнне, Мөслим мөхтәсибәтенең еллык йомгаклау җыелышы үтте. Шулай ук, җирлектәге мәхәлләләрнең 26 имам-хатыйбларына шәһадәтнамәләр тапшырылды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла катнашты. Авыллардагы мәчетләр эшчәнлеген җанландыру, рухи-әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды

.