Мөслим районы Түбән Табын коррекцион мәктәбе!

Мөслим районы Түбән Табын коррекцион мәктәбендә тәрбияләнүче татар балалары белән, Мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган һәр җомга кичендә әхлак тәрбиясенә нигезләнгән очрашулар үткәрелә. Рабигыл-әүвәл аенда бу кичәләр "Минем өчен иң зур үрнәк - пәйгамбәрем Мөхәммәд" дип исемләнеп, сөекле пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатларын өйрәнүгә багышлана.