27 нче ноябрь көнне Әлмәт шәһәрендә казыят күләмендә Коръән уку буенча бәйге булды. Һәр районда үткән беренче турда җиңүчеләр Коръәнне карап укуда көч сынаштылар. Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр исемлегенә мөслимлеләр дә керде. Ике мөслимә якташыбыз 2 нче һәм 3 нче урыннарны алып, Казанга республикакүләм бәйгедә катнашырга чакырылдылар. 1 нче урынны Әлмәт кызы алды. Ирләр арасында сарманлылар беренчелекне бирмәделәр. 8 нче декабрьдә Казанда узачак бәйгедә якташларыбызга уңышлар теләп калабыз!