"Гыйбадәте исламия" китабы буенча бәйге узды.

27 нче октябрьдә Мөслимдә мәктәп яшендәге балалар өчен Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча бәйге узды. Ике атна дәверендә әзерлек дәресләрендә катнашкан балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Җиңүчеләр: 1 нче урында - Габдрахманова Камилә 2 нче урында - Габдрахманова Гаишә 3 нче урында - Муллина Айсылу Бөтен катнашучыларга да тәмле һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Аллаһ Раббыбыз яшь буынга, үз галимнәребезнең хезмәтләренә таянып, динебез нигезләрен өйрәнергә һәм шул гыйлемнәрне тормышларында кулланып яшәргә насыйп итсен!