Гамьле очрашу

Район үзәк китапханәсендә дин кардәшләребез катнашында “Изгелектә үтсен гомер” дип исемләнгән очрашу үтте. Чараны китапханә хезмәткәре Гөлнара Минһаҗева оештырды. Очрашуга кунак итеп чакырылган Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов чараны оештыручыларның һәм әби-апаларның ислам дине нигезләренә һәм йолаларына кагылышлы сорауларына җавап бирде, Коръән аятьләре укыды. Районның иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов мондый очрашуларны район мәктәпләрендә дә оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.